Барлык яңалыклар

Кешеләр генә түгел, шәһәрләр дә акыллы була ала

Әлеге “Акыллы шәһәр”проектына 2024 елга кадәр 13 миллиард сумга якын акча салу планлаштырыла.

Проект “Торак һәм шәһәр мохите” һәм “Санлы икътисад” кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге “Акыллы шәһәр”проектына 2024 елга кадәр 13 миллиард сумга якын акча салу планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Башлыгының иҗтимагый киңлекне һәм шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова Сибайдагы инвестсабантуйда сөйләде.

Программа һәр чат өчен светофорлар эшенең күп алгоритмнарын мөстәкыйль исәпли. Транспорт детекторларыннан кергән мәгълүматларга карап, система автомат рәвештә иң туры килә торган режимны кертәчәк. Киләчәктә мондый санлы карарлар Башкортстанның башка шәһәрләрендә дә гамәлгә кертелергә мөмкин.

Фото: yandex.ru/images/search?text

Читайте нас: