Барлык яңалыклар

Балалы гаиләләр акча ала!

2020 елда Башкортстанда дәүләттән акчалата ярдәм алучы балалы гаиләләрнең саны сизелерлек артты. Бүген алар 22 меңнән артык. Бу, беренче чиратта, дәүләт түләүләре системасындагы уңай үзгәрешләр белән бәйле.

Президент Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты балалы гаиләләрнең матди хәлен даими яхшыртып тору максатын куя. 2020 елда Башкортстанда дәүләттән акчалата ярдәм алучы гаиләләрнең саны сизелерлек артты. Бүген алар 22 меңнән артык. Бу, беренче чиратта, дәүләт түләүләре системасындагы уңай үзгәрешләр белән бәйле.
Аерым алганда, балалы гаиләләргә түләүләр чоры озайтылды һәм мохтаҗлык критерийлары йомшартылды. Элгәре ата-ана өстәмә ярдәм акчаларын балага бер яшь ярым тулганчы гына ала алса, 2020 елдан мондый түләүләр чоры өч яшькә кадәр озайтылды. Тагын бер үзгәреш: элек түләүләр гаилә кереме һәр җан башына 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә генә бирелә иде. Хәзер исә гаилә кереме һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаса, дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Бүгенге көндә беренче, икенче, өченче һәм алардан соңгы балаларга түләүләрне республикадагы 22 меңнән артык гаилә ала. Икенче балага пособие “Ана капиталы” исәбеннән түләнелә, аны тәгаенләү өчен Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Беренче, икенче, өченче һәм аннан соң туган балаларга түләүләрне алу өчен гаризаны бала туганнан соң өч ел вакыт эчендә бирергә мөмкин. Әгәр дә гаилә бала туганнан соң алты ай эчендә түләү тәгаенләү турында гариза тапшырса, дәүләт ярдәме бала туган датадан алып биреләчәк, ягъни гариза тапшырганга кадәрге айлар өчен дә түләнәчәк. Әгәр дә гаризагызны бала туганнан соң алты ай үткәч кенә тапшырсагыз, түләүләр гариза язган көннән генә тәгаенләнәчәк. Шуңа күрә соңга калмау хәерле!
Фото: Web.archive.org
Читайте нас: