Барлык яңалыклар

Мәктәпләргә иң яхшысы

Ил күләмендә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты бюджеты 2024 елга кадәр 784,5 млрд сум тәшкил итә

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда түбәндәге төбәк проектлары гамәләгә куела:
– “Заманча мәктәп”;
– “Һәр баланың уңышы”;
– “Балалы гаиләләргә ярдәм”;
– “Санлы белем бирү мохите”;
– “Киләчәк укытучысы”;
– “Яшь профессионаллар (һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру)”;
– “Социаль активлык”.
Бу проектларның һәркайсысының паспорты белән Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында (https://pravitelstvorb.ru/ru/natsionalnoe-razvitie/natsionalnye-proekty/pasporta-regionalnykh-proektov.php) танышырга мөмкин. Башкарылачак чараларга җаваплы җитәкчеләр, даталар, конкрет эшләр исемлеге, финанслау чыганаклары – биредән шактый мәгълүмат алырга була.
Мисалга, “Заманча мәктәп” төбәк проектының “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирүгә ярдәм итү, төп гомуми белем бирү эшчәнлегенә яраклаштырылган программалар буенча гына гамәлгә ашыручы оешмаларда матди-техник базаны яңарту“ юнәлешенә 2019-22 елларда 104 211,81 мең сум акча тоту каралган (https://pravitelstvorb.ru/ru/natsionalnoe-razvitie/natsionalnye-proekty/e1.pdf).
Ә инде гомум алганда, республикада 2019-24 елларда “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә кую өчен – 17 452,35 млн сум, шул исәптән “Заманча мәктәп” төбәк проектына 12 958,5 млн сум тоту планлаштырыла. Ил күләмендә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты бюджеты 2024 елга кадәр 784,5 млрд сум (https://futurerussia.gov.ru/obrazovanie) тәшкил итә.
Читайте нас: