Барлык яңалыклар

Икмәк булса, җыр була

Беренче сентябрьдә балалар музыка мәктәбе укучылары яңа музыка кораллары белән каршы алачак.

Уфаның 9нчы санлы балалар музыка мәктәбе яңа музыка коралларына баеды.
– Беренче сентябрьдә Уфа шәһәренең Әдһәм Искужин исемендәге балалар музыка мәктәбе укучылары яңа музыка кораллары белән каршы алачак. Яңа музыка уен коралларының килүе укучыларга һәм укытучыларга осталык дәрәҗәсен арттырырга, фестивальләрдә һәм һөнәри дәрәҗәдәге конкурсларда яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Уфа шәһәренең мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы Шамил Абдраков.
Бу “Мәдәният” милли проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Күптән түгел югары класслы профессиональ рояль һәм пианино, скрипка, баян, аккордеоннар, виолончельләр, саксофон, кыл-кубыз, думбыра, курай кебек башкорт халык инструментлары белән тулыландырылган иде.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: