Барлык яңалыклар

Ит заманча технологияләр буенча эшкәртеләчәк

Башкортстанның «Әлшәй-ит» Раевка ит комбинаты «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектына керде.

Башкортстанның «Әлшәй-ит» Раевка ит комбинаты «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектына керде.
«Әлшәй-ит» «Таврос» компанияләр төркеменә карый. Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Айрат Фәхретдинов билгеләвенчә, «гомумдәүләт проектында катнашу предприятиегә һөнәри компетенцияләр алырга һәм җитештерү процессларын оптимальләштерергә, заманча стандартлар булдырырга мөмкинлек бирә».
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль һәм региональ компетенцияләр үзәкге экспертларының методик ярдәменнән түләүсез файдалана алалар. Шулай ук аларга Сәнәгатьне үстерү федераль фондының ташламалы займын алу мөмкинлеге дә бар. Ул биш елга бирелә, еллык процент ставкасы 1 процент тәшкил итә. Предприятиеләр ташламалы займ шартлары буенча 50 миллион сумнан алып 300 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.5 елга еллык 1% белән 50 дән 300 млн. сумга кадәр ташламалы займ рәвешендә ярдәм каралган.
Шулай ук, предприятиеләр Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Җитештерүчәнлек лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасында катнашу мөмкинлегенә ия. Программаның максаты – җитештерүчәнлекне арттыру өчен, җитәкчеләрне актуаль идарә итү ысулларына һәм бизнес-компетенцияләргә өйрәтү.
Бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» гомумдәүләт проектына Башкортстанның 72 предприятиесе кергән. Алар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәләренә карый.
Фото: https://www.bashkortostan.ru/presscenter/news/298784/
Читайте нас: