Барлык яңалыклар

Мәгариф алдында бурычлар зур

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты нинди бурычлар куя?

“Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында” указының 5нче пунктында әйтелүенчә, мәгариф өлкәсендәге гомумдәүләт проектлары берничә төп максатларга ирешүне күздә тота: Русия мәгарифенең глобаль конкурентлык сәләтен күтәрү, илне гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның әйдәп баручы 10 иле исәбенә керүен тәэмин итү; Русия Федерациясе халыкларының рухи кыйммәтләре, тарихи һәм милли традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү.
Әлеге максатларга ирешү өчен билгеләнгән бурычларны искә төшереп үтик:
– төп гомуми һәм урта гомуми белем һәм тәрбия бирүдә яңа ысуллар, технологияләр кертү; укучыларда белем алуга мотивацияне арттыру; белем бирү процессын, шулай ук эчтәлеген яңарту һәм ысулларын камилләштерү, шул исәптән, “Технология” предметы өлкәсен укытуны камилләштерү.
– сәләтләрне ачыклау, аларга ярдәм итүнең һәм аларның үсешенең нәтиҗәле системасын булдыру; гаделлек, гомумилек һәм җәмгыять принципларына, үзбилгеләнеш һәм һөнәри ориентациягә нигезләнеп, балалар һәм яшьләрнең сәләтләрен, талантлар үстерү;
– өч яшькә кадәрге балаларның иртә үсеше өчен шартлар тудыру; гаиләдә мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган ата-аналарга психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм программаларын гамәлгә ашыру;
– белем бирүнең югары сыйфатын һәм аңардан һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итәрдәй заманча һәм куркынычсыз санлы белем бирү мохитен булдыру;
– педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешенең гомумдәүләт системасын кертү; бу система гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының кимендә 50 процентын колачларга тиеш;
– адаптацияләнгән, гамәли юнәлешле һәм сыгылмалы белем бирү программаларын кертү юлы белән һөнәри белем бирүне модернизацияләү;
– эшләүче гражданнар тарафыннан үз һөнәри белемнәрен өзлексез яңарту һәм аларның яңа һөнәри күнекмәләр алу системасын булдыру, шул исәптән барлык теләүчеләргә санлы икътисад өлкәсендә компетенцияләргә ия булу мөмкинлеген тудыру;
– гражданнарга белем бирү максатларында һөнәри конкурслар системасын, һөнәри һәм карьера үсеше өчен мөмкинлекләр булдыру;
– остазлыкны үстерү, иҗтимагый инициатива һәм проектларларга ярдәм итү өчен (шул исәптән ирекмәннәр (волонтерлар) өчен) шартлар тудыру;
– югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм фәнни оешмаларда белем алучы чит ил гражданнарының кимендә ике тапкырга артуы, шулай ук аларның иң яхшыларын эшкә урнаштыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру.
Читайте нас: