Барлык яңалыклар

Урам да киенә ала

Бер урамны өч төзекләндерәләр.

Уфада Комсомол урамын төзекләндерү дәвам итә. Ул өч ел – 2019 елда башланган иде, 2021 елга кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, барлык каралган эшләр дә билгеләнгән график буенча, артта калудан башка алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре вакытында юл хәрәкәтен квартал саен чикләү кертелә.
– Һәдия Дәүләтшина бульварыннан Галле урамына кадәр участокта асфальтның түбән катламы җәелгән. Бессонов урамында транспорт өчен юл ачылды, – дип хәбәр итте участок башлыгы Алексей Федотов.
Комсомол урамын төзекләндерү барлык коммуникацияләрне үзгәртеп кору, асфальт-бетон җәю белән яңгыр коллекторын эшләүне дә үз эченә ала. Хәзерге вакытта яңгыр сулары коллекторын төзү һәм Галле шәһәреннән СССРның 50 еллыгы урамына кадәрге участокта юл өслеген сүтү дәвам итә.
Реконструкциядән соң шәһәрлеләр яхшы юл өслеге, җәяүлеләр юллары, яңгыр канализациясе, тышкы яктырту һәм тукталыш павильоннары булган урамлы булачак. Шулай ук урам-юл челтәре участокларында видеокүзәтү камералары, яңа юл билгеләре һәм күрсәткечләр барлыкка киләчәк. Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: