Барлык яңалыклар

Башкортстанда яңа фәнни журнал чыга башлады

Шушы көннәрдә “Уфа гуманитар фәннәр форумы” журналының беренче саны дөнья күрде. Ул электрон форматта чыгачак. Бу хакта Башкортстан Республикасының рәсми порталында хәбәр ителде.

Шушы көннәрдә “Уфа гуманитар фәннәр форумы” журналының беренче саны дөнья күрде. Ул электрон форматта чыгачак. Бу хакта Башкортстан Республикасының рәсми порталында хәбәр ителде.
“Уфа гуманитар фәннәр форумы” – Интернет челтәренә электрон форматта урнаштырылган беренче фәнни журнал. Анда дөнья күргән язмаларны матбаганың рәсми сайтыннан һәм Фәнни электрон китапханәдән укырга мөмкин.
Әлеге матбага Башкортстан Республикасының стратегик тикшеренүләр институты тарафыннан чыгарыла һәм әле быел гына рәсми теркәлү үткән. Яңа матбаганың баш мөхәррире – икътисад фәннәре докторы, профессор А.Н. Дегтярев.
Журнал битләрендә икътисад, социология һәм юридик фәннәр буенча алып барылган тикшеренүләрнең нәтиҗәләре урнаштырылачак. Аның беренче санына Русия, БДБ дәүләтләре һәм чит ил галимнәренең 20дән артык мәкаләсе урын алган.
Әлеге проект Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. 2024 елга кадәр “Фән” гомумдәүләт проектына Башкортстанда 4,005 миллиард сум акча тотылачак. Бу сумманың 2,545 миллиард сумы – федераль, 50 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә, 1,410 миллиарды исә бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителергә тиеш.
Фото: Isi-rb.ru
Читайте нас: