Барлык яңалыклар

Белем – киләчәк ачкычы

Мәгариф юнәлешендә ил күләмендә нинди төп максатлар куелган?

Билгеле булуынча, 2018 елның 7 маенда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 204 санлы указы дөнья күргән иде. “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында” дип аталган бу документта мәгариф өлкәсенә аеруча зур урын бирелгән, демография һәм сәламәтлек саклау юнәлешләреннән соң ул өченче булып телгә алынган. Бу аңлашыла да: балалар, яшьләр – безнең өметебез, аларның белем дәрәҗәсенә, сыйфатына илебезнең киләчәк яшәеше турыдан-туры бәйләнгән.
Указның 5нче пунктында әйтелүенчә, мәгариф өлкәсендәге гомумдәүләт проектлары берничә төп максатларга ирешүне күздә тота: Русия мәгарифенең глобаль конкурентлык сәләтен күтәрү, илне гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның әйдәп баручы 10 иле исәбенә керүен тәэмин итү; Русия Федерациясе халыкларының рухи кыйммәтләре, тарихи һәм милли традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү.
Әлбәттә, куелган бурычларны тормышка ашыру тиз арада гына мөмкин түгел һәм бу өлкәдә эзмә-эзлеклелек, җаваплы булган һәркемнән: җитәкчеләрдән, укытучылардан, тәрбиячеләрдән, шулай ук яшь буыннан аңлылык, тырышлык, җаваплылык таләп ителә.
Читайте нас: