Барлык яңалыклар

Юлларны ремонтлауга еллар кирәкми

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында быел Башкортстанда 303,09 чакрым юллар төзекләндереләчәк. Бу хакта республиканың Юл хуҗалыгы һәм транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев Хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән иде. Аны тормышка ашыруга быел 7 324,7 миллион сум акча бүленә. Шуның 2 223 миллионы – федераль, калганы – төбәк бюджетыннан.
Республиканың барлыгы 303,09 чакрым юлларында төзекләндерү эшләре алып барыла. 107 төп эш объекты Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә, Иглин, Стәрлетамак, Ишембай һәм Уфа районнарында урнашкан.
Юлларны ремонтлаудан тыш, Башкортстанда 248 юл билгесе, 1200 метр җәяүлеләр өчен киртәләр, 23 светофор куелачак. 12,33 чакрым юлга – капиталь ремонт, 2,96 чакрымына – реконструкцияләү үткәреләчәк. 1,839 чакрым яңа юл төзеләчәк. Шулай ук йөк автомобильләре өчен өч авырлык һәм габарит контроле пункты гамәлгә кертеләчәк.
Юлларда фотовидеотеркәү камералары саны тагын 459га артты да инде. Башта бу эш 2024 елда гына тәмамланачак, дип фаразлана иде. Иң мөһиме, автоһәвәскәрләргә салыначак штрафлар белән бергә, юл хәрәкәте хәвефсезлеге дә артсын иде.
Фото: Rusone.ru
Читайте нас: