Барлык яңалыклар

Яңа корпус ачылды

Бүген, 10 августта, Республика клиник онкология диспансерының яңа хирургия корпусы беренче пациентларны кабул итә.Төбәктә вафат булучыларның 15 процентына яман шеш диагнозы куелган булган, яман шеш үлем сәбәпләре исемлегендә икенче урынны алып тора.

Уфада Республика клиник онкология диспансерының яңа хирургия корпусы ачылды. Тантанада Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев катнашты.
Яңа корпус тугыз катлы бинаны тәшкил итә, анда көненә 450 пациент кабул итүгә исәпләнгән поликлиника һәм 240 урынга исәпләнгән стационар урнашкан. Биредә 250 югары квалификацияле хезмәткәр эшләячәк, шул исәптән 68 төрле белгечлек буенча табиплар хезмәт куячак. Бүген, 10 августта, үзәк беренче пациентларны кабул итә.
Объектны 2017 елның августында төзи башлаган иделәр. 2019 елда ул 686 млн сум күләмендә федераль финанслау алган. Проектның гомуми бәясе 2 млрд сум тәшкил итә. Комплекста заманча җайланмалар урнаштырылган, ул югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Ә коммуникациянең заманча чаралары, шул исәптән телемедицина, катлаулы операцияләрне нәтиҗәле үтәүне тәэмин итәчәк.
Яңа корпусны сафка кертү, шулай ук амбулатория онкология ярдәме үзәкләрен ачу (ЦАОП) онкоавырулар белән бәйле вәзгыятьне яхшыртырга тиеш. Узган ел ярым эчендә андый үзәкләр Кумертау, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Белорет, Бәләбәй һәм Уфада ачылды.
Бүген төбәктә вафат булучыларның 15 процентына яман шеш диагнозы куелган булган, яман шеш үлем сәбәпләре исемлегендә икенче урынны алып тора.
“Өстәмә рәвештә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында муниципалитетларда онкоавыруларны дәвалау өчен дару терапиясе филиаллары ачабыз, – дип хәбәр иткән иде БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. – Июльдә генә, гомуми алганда, Бәләбәйдә, Мәсәгуть, Нефтекама һәм Сибайда 100 койка булдырдык. Бу – пациентларга, Уфага килү кыенлыкларын кичермичә, яшәгән урынында дәваланырга мөмкинлек бирә”.
Читайте нас: