Башкортстанда “санлы икътисадның төп компетенцияләре” дигән төбәк программасы старт алды. Бу хакта дәүләт идарәсенең региональ Санлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Октябрьгә кадәр бу программа буенча республиканың 13 мең кешесе бушлай укый алачак. Программа, беренче чиратта, санлы икътисад компетенцияләре кискен булган ерак торак пунктларда яшәүчеләргә исәпләнгән.
Укыту “Башкортстан республикасының электрон мәгарифе” дип аталган платформада алып барылачак. Биредә укучының белеменә карап, индивидуаль укыту системасы гамәлгә ашырылган.
Санлы икътисадның төп компетенцияләре” электрон курсы дөнья тәҗрибәсе нигезендә эшләнгән. Анда биш бүлек бар: мәгълүмати, коммуникацион грамоталылык, санлы контент булдыру күнекмәләре, мәгълүмати куркынычсызлык, санлы мохиттә проблемаларны хәл итү күнекмәләре.
“Уку йомгаклары буенча квалификацияне күтәрү турында таныклык һәм укучының казанышлары турында (электрон портфолио) тулы мәгълүматлы сертификат биреләчәк, аны карьерага ирешкәндә кулланырга мөмкин”, - дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.
Тыңлаучыларга карата төп таләпләр арасында 18 яшь тулу һәм һөнәри белемгә ия булу каралган.
Әлеге эшләр Русия Президентының гомумдәүләт проектлары буенча башлангычы нигезендә тормышка ашырыла.