Барлык яңалыклар

Урманнарда – видеокамералар?

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә катнашучылар янгыннарны булдырмас өчен фото- һәм видеотеркәү камераларын файдаланырга килештеләр. Хәзер урманнар күзәтү астында булачак.

«Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы 2019 елдан бирле «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруда катнаша. Шушы максатка федераль һәм республика бюджетыннан түбәндәге суммадагы финанслар бүленә.
2020 елга проектның бурычлары һәм чыгымнары түбәндәгечә: урман янгыннарыннан зыянны булдырмау өчен чаралар күрүгә 18,3 миллион сумнан артык акча бүленә. Шулай ук дәүләт учреждениеләре янгыннардан саклау чаралары, кирәкле техника һәм җиһазлар белән 87,2 процентка тәэмин ителергә тиеш. Әлеге көнгә бүленгән акчаның 1,3 миллион сумы файдаланылган. Ә учреждениеләр махсус янгын саклау техникасы белән 91, 2 процентка тәэмин ителгән.
Кичә Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы базасында видеоконференция форматында илдә теле-радио һәм элемтә өлкәсендә иң алдынгы урыннарда торган бизнес-компания вәкилләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин, урманнарны саклау һәм яклау бүлеге башлыгы Динил Әхмәтов һәм республиканың урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге җитәкчесе Айрат Йосыпов катнашты.
Очрашу барышында алар урман янгыннарын һәм урман законнарын бозу очракларын ачыклау, кисәтү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм мәгълүмати-санлы технологияләрне куллану буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә катнашучылар янгыннарны булдырмас өчен фото- һәм видеотеркәү камераларын файдаланырга килештеләр. Күзәтү камералары янгын я төтен чыгу, законсыз урман кисү очраклары турында шунда ук, оператив рәвештә махсус хезмәткәрләргә хәбәр итәргә тиеш. Бу янгыннарга таралырга ирек бирмичә, башлану белән сүндерүгә ярдәм итәчәк.
Фото: https://videodom.su/
Читайте нас: