Барлык яңалыклар

Китап яратсаң, Кандрага кил!

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Туймазы районы Кандра авылында яңартылган модельле китапханә ачылды. Аны капиталь ремонтлау һәм җиһазландыру өчен республика бюджеты 12 миллион сумнан артык акча бүлде.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Туймазы районы Кандра авылында яңартылган модельле китапханә ачылды. Аны капиталь ремонтлау һәм җиһазландыру өчен республика бюджеты 12 миллион сумнан артык акча бүлде.
Кандра авылының балалар китапханәсе хәзер, чын мәгънәсендә, районның күрке булып исәпләнә ала. Аны яңарту һәм тулыландыру өчен 9000гә якын яңа китап, мебель, мультимедиа һәм интерактив җиһазлар сатып алынган. Биредә гаилә белән рәхәтләнеп ял итәргә, өй эшләрен эшләргә, аралашырга, кызыклы кешеләр белән очрашырга бөтен шартлар да тудырылган. Кечкенәләр монда комнан төрле сыннар ясый ала, ә өлкәнрәкләр макраме, чигү, бәйләм бәйләү кебек кул эшләрендә осталыкларын арттыра.
Бүген Туймазы районы Башкортстанда иң күп укый торган районнарның берсе булып санала. Китапханәләр елына 64 меңнән артык кешене хезмәтләндерә. Бу башка районнар белән чагыштырганда, иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Яңа китапханә тулаем компьютерлаштырылган. Аның базалары Интернет-форматка күчерелгән. Шуңа күрә, кирәкле китапны табу өчен, аның исемен компьютерда җыю да җитә.
Биредә мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Ишекләр инвалид коляскасы үтәрлек киңлектә эшләнелгән, бәдрәф, юыну урыннары да махсус җиһазландырылган.
Бинада Хезмәт һәм Хәрби дан музее да урнашкан. Ул район һәм авыл халкының сугыш елларындагы тиңдәшсез батырлыгын сурәтләгән яңа экспонатлар белән баетылган.
Фото: Ufaved.info
Читайте нас: