Барлык яңалыклар

Эшкуарлар өчен лагерь оештырыла

Балалар өчен җәйге лагерьлар гына түгел, бизнес-лагерьлар да бар.

“Башкортстанда яшь эшкуарлар өчен бизнес-лагерь үткәрелә”, – дип хәбәр итә төбәкнең Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы.
Башкортстанда бизнес-лагерьлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
Бизнес-лагерьда 2020 елда үз бизнесларын теркәгән эшкуарлар катнаша ала.
“Алар тәҗрибәле тренерлар һәм төбәк проекты остазлары җитәкчелегендә Александр Остервальдер моделе буенча үз бизнесларын структуралаштыра, берничә юнәлеш буенча үз бизнесларын үстерү планын төзи алалар. Алар арасында – клиентларны җәлеп итү, финанс агымнарын арттыру, партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу, маркетинг, – дип билгеләп үтте Башкортстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат секретаре Лилия Шамаева. – Моннан тыш, яңа эш башлаучы эшкуарлар бизнес-уен форматында дәүләт ярдәме инструментлары турында беләчәкләр, шулай ук үз бизнесларын алга таба үстерү буенча консультация алачаклар”.
Беренче ике көнлек бизнес-лагерь август башында Сибайда оештырылган иде.15-16 августта Стәрлетамакта, 29-30 августта Нуриман районындагы “Павловский парк” ял базасында узачак. Бизнес-лагерьларда катнашу бушлай.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: