Барлык яңалыклар

Фән яшәрергә тиеш!

Фән өлкәсе Башкортстанда да, илдә дә утыз еллык торгынлыктан чыгарга, совет чоры казанышларын кире кайтарырга тиеш. “Фән” гомумдәүләт проекты бу эшнең нигезен тәшкил итә. Моның өчен гыйльми өлкәгә яшләрнең килүе зарур. Республикада шушы максаттан шактый гына эшләр башкарыла. Бүген без шуларны барлап үтәбез.

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Быел алар 13 булып китте. Атап үтелгән проектларга туризмны үстерүгә багышланганы да өстәлде. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Федераль проектлар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Аларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленергә тиеш. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Мәсәлән, “Фән” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга Башкортстанда 4,005 миллиард сум акча тоту каралган. Бу сумманың 2,545 миллиард сумы – федераль, 50 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә, 1,410 миллиарды исә бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителергә тиеш.
Турысын әйтик, Советлар Союзы таркалгач, гыйльми өлкә илдә хәерче хәлендә калды. Аңа нефть “энә”се күзлегеннән генә, әрәмтамакка караган кебек мөнәсәбәт хакимлек итте. Янәсе, фән нәрсәгә кирәк, фәнни эшкәртмәләрнең ил икътисадына бер хәҗәте дә юк бит, алардан башка да “кара алтын”, газ, файдалы казылмаларны сатып, бер илле ел бер кайгысыз яшәп була. Менә шушы кулланучылар “фәлсәфәсе” аркасында, илебез гыйлем үсеше ягыннан Африка дәүләтләре дәрәҗәсенә төште.
Хәзер инде җитәкчелек фән өлкәсендә яңа технологик сикереш кирәклеген ачык аңлый. Чөнки алга киткән илләрдә фән иң әһәмиятле өлкәләрдән исәпләнә. Мәсәлән, Җир шарында гыйльми өлкәгә юнәлтелгән чыгымнарның 26 проценты АКШныкы. Аның икътисади көченнән дә әлегә безгә көнләшергә генә кала. Шуңа да “Фән” гомумдәүләт проекты үз алдына өч амбициоз максат куя. Беренчесе – 2024 елга Русияне үзе өчен өстенлекле өлкәләрдә фәнни яктан иң нык үсешкән биш дәүләт исемлегенә кертү; икенчесе – Русиядә фәнни эшчәнлекнең үз галимнәребез өчен дә, читтән чакырылучылар өчен дә абруен күтәрү; өченчесе – фәнгә тотылган чыгымнар күләмен бермә-бер арттыру. Шул очракта гына Русия фәнни өлкәдә үсешкән дәүләтләр белән конкурентлыкка керергә мөмкин.
Әлеге проект республикада 3 тармакта эшли. Бу исемлеккә түбәндәгеләр керә: “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”.
Бу тармакларга бүленгән финанс чыгымнары да төрле. Мәсәлән, “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”гә – 2,450 миллиард, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”га – 1,050 миллиард, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”гә 505 миллион сум акча бүленәчәк. Проектлар 2024 елга кадәр Русиядәге һәм Башкортстандагы фән үсешен сизелерлек яхшыртырга тиеш.
Өч проектның уртак максаты бер – Башкортстанны Русиянең фәнни тикшеренүләр ягыннан иң нык үсешкән ун төбәге исемлегенә кертү. 2024 елга Башкортстан фәнни эзләнүләргә бүленгән чыгымнар ягыннан Русия төбәкләре арасында 12нче урынга күтәрелергә тиеш. 2017-2018 елларда ул бу өлкәдә 18нче урынны били иде. Былтыр исә республикабыз, бер баскычка күтәрелеп, 17нче урынга чыкты. 2024 елга куелган максатларга ирешү өчен яшь тикшеренүчеләрнең кимендә 20 фәнни-технологик үсеш проектына дәүләт ярдәме күрсәтү; гыйльми оешмаларның тикшеренү әсбапларының яртысыннан артыгын яңарту; Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәген, Башкортстан Фәннәр академиясен, югары уку йортларын, республиканың икътисади партнёрларын берләштерүче “Инновацион альянс” төзү бурычлары куела.
Яшьләрне гыйльми өлкәгә җәлеп итү гомумдәүләт проектының үзәк бер бурычын тәшкил итә. Бу бурыч конкрет саннар белән нигезләнә. Мәсәлән, 2018 елда фәнни оешмаларда эшләүчеләрнең 55,6 процентын 39 яшькә кадәргеләр тәшкил иткән. Быел бу күрсәткечне 56,1 процентка җиткерү күз уңында тотыла. 2021 елда ул – 56,2, 2024 елда – 56,5 процентка җитәргә тиеш. Аларның халыкара фәнни журналларда нәшер ителгән тикшеренү нәтиҗәләре Башкортстан фәненең данын тагын да югарырак күтәрәчәк, дип ышаныла.
Бу өлкәдә шактый гына адымнар ясалды да инде. Мәсәлән, республикада яшь галимнәрнең фәнни проектлары өчен һәркайсы 1 миллион сум тәшкил иткән Башкортстан Башлыгы Грантлары бирү системасы булдырылды. 2018 елда мондый дәүләт ярдәменә 30 яшь галим лаек булды. Былтыр исә мондый грантлар фәннең төрле тармакларында инновацион проектлар өстендә эшләүче 25 яшь галимгә тапшырылды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Фән” гомумдәүләт проектының үтәлеш барышын һәрдаим игътибар үзәгендә тота. Мәсәлән, үзенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга ясаган 2020 елга Юлламасында ул түбәндәгеләрне белдерде. “Русия Президенты Владимир Путин, май Указларында Русиянең якындагы алты елга үсеш стратегиясен тәкъдим итеп, кешеләргә цифрлар яки процентлар кирәкми, диде. Алар тормышның сыйфатын яхшыртуны көтә. Нәкъ менә шунда мин үз эшчәнлегемне тупларга телим”, – дип ассызыклады ул.
Мәсәлән, “Фән” һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектлары кысаларында республиканың югары уку йортларында тиздән яңа перспективалы белгечлекләр ачылачак. 150гә якын вузара кафедра, яхшы җиһазландырылган яңа лабораторияләр барлыкка киләчәк. Уфаның Дим бистәсендә биш мең урынга исәпләнгән заманча вузара студентлар кампусы төзелергә тиеш.
Кызганычка каршы, Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның дүрттән бер өлеше ел саен башка төбәкләрнең югары уку йортларына укырга китә. Аларны безнең университетларда кирәкле белгечлекләр, уку өчен заманча инфраструктура, фән, иҗат белән шөгыльләнү, уңайлы яшәү һәм эшкә урнашу перспективалары җитәрлек дәрәҗәдә канәгатьләндерми. Моннан котылу өчен, безнең университетлар Россиянең алдынгы вузлары дәрәҗәсендә булырга тиеш. Радий Фәрит улы билгеләвенчә, республика бу өлкәдә барлык юнәлешләр буенча да ярдәм күрсәтергә әзер.
Республика башлыгы югары уку йортлары алдына предприятиеләр белән берлектә, региональ икътисадның ихтыяҗларын исәпкә алып, яңа белем бирү программаларын эшләү бурычын куя. Фән һәм инновацион сектор белән университетларның көчләрен берләштерү өчен Башкортстан Хөкүмәте ел ахырына кадәр Технополис – республика фән һәм технологияләр йорты проектын төзү эшен төгәлләргә тиеш.
Бер үк вакытта ел эчендә талантлы студентлар һәм аспирантларның стипендияләре Башкортстан бюджеты исәбеннән ике тапкырга артачак, дип күзаллана.
Кыскасы, фән өлкәсе республикада да, илдә дә утыз еллык торгынлыктан чыгарга, совет чоры казанышларын кире кайтарырга тиеш. “Фән” гомумдәүләт проекты бу эшнең нигезен тәшкил итә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте фотосы.
Читайте нас: