Бер кино караган идем. Көчле рухлы хатын турында. Балаларын ялгызы карап үстергән. Аларны тимердәй ныклы кулы астында тоткан. Барысының да язмышлары, йөргән юллары, хәтта, уй-ниятләре белән җитәкчелек иткән. Бер минут та тынгы белми зур һәм көчле гаилә кланы төзегән һәм аның башында торган ул. Оныклар, аларның балалары Ана белән киңәшләшми адым да атламаганнар. Кече буын тормышны аның сүзеннән башка күз алдына да китермәгән. Һәм бервакыт… Ана балаларына яшәргә комачаулавын аңлаган. Үзләренчә яшәргә, ялгышырга, дөреслек эзләргә, яратырга, алданырга комачаулавын. Ана беркемгә берни әйтми күчеп киткән. Кадерләп төзегән гаиләсенә ирек биргән, балаларын үзеннән азат иткән...
Артыгын кыланып яклап, булышып, авырлыклардан аралап, үзләре мохтаҗлыкны сизеп, сорап өлгергәнче үк акча биреп, без дә балаларыбызны бозабыз. Бу хак. Эшли алганның барысын да унсигезләре тулганчы эшләп өлгерергә кирәк: өйрәтергә, үстерергә, иркәләргә, булдыралган кадәр тәмле ашатырга, булдыралган кадәр(!) матур киендерергә, сәләтләрен ачарга, укытырга, тәрбияләргә. Иренми эшләргә кирәк боларны. Шушы елларның гомереңнең иң бәхетле, шау-шулы, тулы канлы, гөрләп торган чагы икәнен белеп, тоеп яшәргә кирәк. Балаларыңның тәгәрәшеп үскән вакыты — синең егәрле чагың — кирегә әйләнеп кайтмаячагын белеп, аңлап, һәр минутыңның кадерен, кыйммәтен белеп яшәргә кирәк бу елларда. Балаларыңа киләчәк өчен нигез булырлык акыл бирергә, үзең ана булу рәхәтен алдагы картлыгыңа җитәрлек итеп татып калырга...
Бер шәптә уза да китә ул авыр еллар. Сине картайткан, балаларыңның канатын үстергән еллар. Соңгы теләкләреңне әйтә-әйтә, үгет-нәсихәтләреңне укый-укый, зур сумкаларга әйбер төягәндә, ашалып бетмәгән ризыгы көтеп торсын дип яңа гына мичтән чыккан икмәкне тешләткәндә, туган өй ишегеннән уң аягын атлатып чыгарганда, еларга буылып та үзеңне тыярга тырышып (янәсе бала күңеленә авыр булмасын!) тагын бер кабат газизеңне күкрәгеңә кысканда, тамак төбеңдәге төерне йота-йота кузгалып киткән машинага кул болгап елмайганда сагышлы халәткә түзәрлек түгел. Авыр. Күтәреп булмас, өйрәнеп китеп булмас кебек хәтта. Баланы кинәт кенә үзеңнән өзеп, аерып, очырып, җибәреп булмый. Алдан ычкындыра башларга кирәк икән: ирек дилбегәсен азлап-азлап йомшарта барырга, ана белән бала арасын ерагайта торырга, үзеңне шушы көнгә әзерләргә кирәк икән. Акрынлап кына. Аңлап. Акыл белән. Олы кызымны озатканда аңладым моны.
Бүген кече улым Мирасны авылга, зур әниләренә җибәрдем. Күкрәк сөтемнән аерырга була. Артык якын арабызны ерагайта башлауның беренче адымыдыр шул бу...
Гөл Мирһади (Гөлнара Зиннәтнур кызы Шәймөхәммәтова) 1971 елның 23 апрелендә Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында дөньяга килгән. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. «Балтач таңнары» район газетасы хәбәрчесе була, бүгенге көндә район мәдәният сарае директоры булып эшли. Өч әдәби китап авторы.