Барлык яңалыклар

Эшкуарларга ярдәм

Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа инструментлары эшли башлаячак.

Башкортстан республикасында эшкуарларга дәүләт ярдәме чаралары исемлеге яңа финанс инструментлары белән тулыландырылган. Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү” дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады.
Кече һем урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәменең яңа финанс чаралары – эшкуарлык буенча Башкортстан республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан яңа эшләнгән алты субсидия: җиһазлар сатып алуга; аренда һем коммуналь хезмәтләргә түләүле чыгымнар өлешен каплауга; гаилә бизнесын гамәлгә ашыручы эшкуарларга чыгымнарның бер өлешен каплауга; өстемә белем, интернет-сәүдә, онлайн-күңел ачу, хезмәт һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә санлы кушымталар эшкәртү чыгымнарының бер өлешен каплауга; товарлар китерүгә чыгымнарның; интернет-мәйданчыкларда товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне алга этәрүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга.
Моннан тыш, үзгәрешләр социаль эшкуарлык субъектларының планлаштырылган чыгымнарының бер өлешен финанс белән тәэмин итүгә субсидия алучылар даирәсенә дә кагылып үтелде. Моңа кадәр әлеге ярдәм чарасы монопрофильле муниципаль берәмлекләргә генә кагыла иде, хәзер – барысына да.
2024 елга кадәр Русиядә кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр саны 1,3 тапкырга артып, 25 миллионга җитәргә тиеш
Бу Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

Фото: cenotavr.ru
Читайте нас: