Барлык яңалыклар

Эшкәртеп сатсаң

Башкортстан аграрийлары чит илләргә нәрсә сата?

Июль ахырына булган якынча мәгълүматларга караганда, Башкортстан ел башыннан авыл хуҗалыгы сәнәгате продукциясен 91 млн долларга экспортлаган, дип хәбәр итәләр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Ведомствода ассызыклауларынча, бу күрсәткечләр узган елгы АПК продукциясен экспортлау графигын шактый узып китә.
Шул ук вакытта экспорт структурасында эшкәртелгән авыл хуҗалыгы продукциясе торган саен күбрәк өлешне алып тора.
"Элеккечә үк төбәкнең экспорт поставкаларының яртысы диярлек май продукциясенә туры килә. Шикәр һәм башка кайбер продуктларның да өлеше зур булып кала», – диде Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе Алмаз Галимов һәм милли проект буенча республикада АПК продукциясен экспортлау күрсәткече 2024 елга 230 млн долларга җитәргә тиеш, дип искәртте.
Шулай ук Башкортстан предприятиеләре рапс һәм соя җитештерү өчен федераль субсидияләр ала алачак. Башкортстан илнең бу культураларны үстерүче 39 төбәге исемлегендә. «АПК продукциясен экспортлау» өстенлекле проекты кысаларында финанслауның гомуми күләме 3,3 млрд сум тәшкил итәчәк.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, быел Башкортстанда рапс чәчүлекләре 33 мең гектарга якын мәйданны били. Майлы культуралар 350 мең га мәйданда чәчелгән.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: