Барлык яңалыклар

Башкортстан Инвестиция сабантуе узачак

Башкортстанның нвестицион климат торышы яхшы.

Инвестицион климат торышы сыналачак биш регион арасына Башкортстан да керде. Яңа рейтингны биш субъект сынап караячак, алар: Башкортстан, Калининград, Кемерово, Түбән Новгород һәм Новгород өлкәләре. Бу хакта Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгының онлайн-киңәшмәсендә билгеле булды. Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Киңәшмәдә агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева Милли социаль инициатива проектының эшкуарлык өлкәсендә шундый ук эшнең уңышлы тәҗрибәсенә нигезләнүен әйтте. Аның кульминациясе инвестицион климат торышының Милли рейтингын гамәлгә кертү булды. Тормыш сыйфаты өлкәсендәге интеграль социаль күрсәткеч төбәкләр үсеше өчен зур әһәмияткә ия.
Киләчәктә проектның концепциясе турында федераль дәрәҗәдә фикер алышырга планлаштыралар.
«Республика яңа проектта катнашырга әзер, бу безнең өчен файдалы булачак. Төбәк дәрәҗәсендә эшне вице-премьер Фәнур Ягъфәров алып барачак, - дип белдерде Радий Хәбиров. - Әзерлек вакытында, һәр юнәлеш буенча катнашучылар һәм экспертлар даирәсен билгеләү өчен, тормыш хәлләренең типологиясен игътибар белән анализларга кирәк».
Башкортстан башлыгы шулай ук стратегик инициативалар агентлыгының генераль директорына 19 августта Сибайда узачак “Урал арты” Инвестицион Сабантуенда катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Фото: lukmanovkv.ru
Читайте нас: