Барлык яңалыклар

Стартап һәм глэмпинг

Ял итүчеләр агач йортларда һәм палаткаларда тукталырга мөмкин.

Башкортстан белән Радий Хәбиров җитәкчелек итә башлагач, заманча креатив чаралар да, моңа кадәр ишетелмәгән терминнар да еш кулланыла башлады.
Стартап дип – яңа гына оешкан, ресурслары чикләнгән, кыска тарихлы компанияләрне атыйлар. Ул бары тик Башкортстан эчендә генә үз эшчәнлеген башлый. “Глэмпинг” сүзе исә инглизләрнең кыскартылган glamorous camping – “гламурный кемпинг” сүзләреннән барлыкка килгән.
Башкортстанда үз эшчәнлеген башлап кына җибәргән яшь компания глэмпинг өчен стартапларга ярдәм итү программасын эшләү планлаштырыла. Болар хакында күптән түгел Бөредә кече бизнесның перспектив юнәлешлерен үстерү мәсьәләләре буенча узган күчмә киңәшмәдә сүз барган. Бу хакта Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова хәбәр итте.
Әлеге программа кысаларында Башкортстан территориясендә төбәк өчен яңа булган “глэмпинг” эко-туризм форматында ял базасы булдыру планлаштырыла. Киңәшмәдә әлегә регионда бердәнбер булган ZeБирск глэмпингы проекты каралган.
– Муниципалитетлар, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә без инвесторлар өчен тәкъдимнәр пакетын формалаштырырга исәплибез, ул глэмпинг урнаштырырга мөмкин булган конкрет локацияләрне үз эченә алачак, – диде дәүләт комитеты рәисе. – Киләсе елда стартаплар программасын финанс белән тәэмин итү якынча 50 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин.
Киңәшмәдә Бөре хакимияте башлыгы Антон Талалов, “Фанталис” компанияләр төркеме генераль директоры Роман Фанталис, республика районнары хакимиятләре вәкилләре һәм эшкуарлар катнашты. ZeБирск проекты – Бөре районындагы Шәмсетдин күле ярында урнашкан шул ук исемдәге ял базасы һәм глэмпинг. Ял итүчеләр агач йортларда һәм палаткаларда тукталырга мөмкин. Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт программаларына ярашлы тормышка ашырыла.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: