Барлык яңалыклар

Бөтен уңайлыклары белән

Затон бистәсендә яңа офис

Уфаның Затон бистәсендә "Минем документлар" күпфункцияле үзәгенең (КФҮ) яңа офисы эшли башлады. Бүлекчәнең адресы: Әхмәтов ур., 273 йорт. Офис гражданнарга 290дан артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өчен 4 универсаль тәрәзә белән җиһазландырылган. Мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр башкарыла; шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булачак.
Халыкка уңайлы булсын өчен офис бинаның беренче катында ачылган. Территориясендә автомобильләрне кую урыны да бар. Янәшәдә генә – җәмәгать транспорты тукталышы. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдырылган. Әлбәттә инде, сабыйларын коляскада йөртүче аналар өчен дә уңайлыклар бар.
Хезмәт процессын гадиләштерү максатында дәүләт пошлинасын урында түләү мөмкинлеге тәэмин ителде, барлык теләүчеләр файдалана ала торган дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына керү ноктасы оештырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа офисның төп бурычы – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең уңайлы шартларын булдыру, шулай ук аларның Затон бистәсендә яшәүчеләргә дә, шулай ук якындагы торак пунктларга да барып җитү мөмкинлеген арттыру.
Хәзерге вакытта Уфада яшәүчеләр өчен КФҮнең 14 офисы эшли, барлык шәһәр районнарын да колачлый. Башкортстан Республикасының “Минем документлар” үзәкләре челтәрен киңәйтү эше дәвам итәчәк.
Читайте нас: