Барлык яңалыклар

Экспорт форумы узачак

Уфада “Экспортлау вакыты” дип аталган халыкара экспорт форумы үтәчәк.

Уфада агымдагы елның 4 декабрендә “Экспортлау вакыты” дип аталган халыкара экспорт форумы узачак. Чара башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында үтәчәк.
“Экспортлау вакыты” халыкара форумы Русия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында үткәрелә.
Узган елның июлендә үткәрелгән икенче форум эшендә төрле илләрдән 300дән артык кеше катнашкан иде. 2019 елда төзелгән килешүләр арасында Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия экспорт үзәге” арасында ике килешү дә бар. Беренче килешү электрон сәүдә каналлары буенча чимал булмаган экспортны үстерүгә кагыла. Икенчесендә сүз “экспорт форсаж” акселерация программасын бергәләп гамәлгә ашыру турында бара. Ул Башкортстан территориясендә экспорт юнәлешле предприятиеләр өчен “Русия экспорт үзәге” экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнгән.
“Башкортстан халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү буенча милли проектны тормышка ашыруга актив кушылды. Биш төбәк проекты кысаларында без кече һәм урта предприятиеләрнең дөнья базарына чыгу бурычын хәл итәбез. Әгәр элек предприятиеләргә экспорт белән мөстәкыйль шөгыльләнергә туры килсә, хәзер алар бу мәсьәләдә дәүләт ярдәменә тулысынча исәп тота алалар”, – дип белдергән иде узган елгы чарада республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Фото: zshpagina.ru
Читайте нас: