Барлык яңалыклар

199 проект, 31,7 млрд сум

Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру ничек бара?

БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары администрацияләре катнашлыгындагы киңәшмә үткәрде. Анда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышын карадылар.
Илшат Таҗетдинов билгеләп үткәнчә, 2020 елда республикада 199 максатчан проектка ирешү каралган, шуларның 76сы муниципаль дәрәҗәгә җиткерелгән. Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга төбәктә 31,7 млрд сум каралган, шуның 20,5 млрд сумы – федераль акча. Бу узган ел дәрәҗәсеннән өчтән бер өлешкә артык. Федераль финанслау күләме буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында тора.
“Бүлеп бирелгән акчаларның шактый өлеше, 7,7 млрд сумнан артыгы, муниципаль бюджетларга бүлеп бирелгән, – дип ассызыклады беренче вице-премьер. – Әлеге акчалар юллар салу һәм төзүгә, төзекләндерү, мәдәният һәм мәгариф объектларының матди-техник базасын ныгытуга, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыруга һәм башка максатларга җибәрелә.
2020 елда 47 объектны файдалануга кертү планлаштырыла. Иң әһәмиятлеләреннән – 20 балалар бакчасы, алты мәктәп (дүртесе бакчалар белән берлектә), республика онкодиспансерының гамәлдәге хирургия корпусына янкорма, 13 капиталь ФАП һәм ике мәдәният объекты.
РБ Хөкүмәтенең региональ проект офисы җитәкчесе Айдар Батыргәрәев муниципалитетларның гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга һәм аларны урыннарда мәгълүмати тәэмин итүгә җәлеп ителүе турында сөйләде. Моннан тыш, аның докладында муниципаль дәрәҗәдә контрактация һәм бюджетларның касса үтәлеше, шулай ук проектларны гамәлгә ашыруга муниципалитетлар бюджетларына субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар бирү турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Төбәк проектлары җитәкчеләре нәтиҗәләр турында хәбәр иттеләр, максатчан күрсәткечләргә ирешүне фаразладылар һәм агымдагы ел ахырына кадәр эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Илшат Таҗетдинов муниципаль дәрәҗәдә контрактация процессларын тәмамлау, объектлар төзү темпларын тизләтү, проектлар бюджетларының касса үтәлешен тәэмин итү, проектлар эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру барышын яктырту буенча урыннарда эшләрне активлаштыру кебек берничә йөкләмә бирде.
Читайте нас: