Барлык яңалыклар

Стәрлене нишләтәләр?

Стәрлетамак шәһәре Стәрле елгасы буенда утыра. Елга ярында былтыр, быел эш кайный.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә Стәрле елгасы яр буен төзекләндерү дәвам итә. Бу эшне стәрлетамаклылар былтыр «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында башлаганнар иде. Быелгы сезонда төзекләндерү эшләре Ходайбирдин урамыннан алып Бакча урамына кадәр участокта башкарылды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, киләсе елда да эшләр дәвам итәчәк. Ягъни Стәрле елгасы яр буе 23 май урамыннан Ходайбирдин урамына кадәр төзәтеләчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында.
Яр буе бик матурлана. Биредә яңа тротуар, велосипед юлы, эскәмияләр һәм чүп савытлары пәйда булды. Балалар шәһәрчеге шактый искергән, тузган иде. Аны заманча һәм куркынычсыз мәйданчыкка алыштырдылар. Шулай ук этләр йөртү өчен мәйданчык та төзекләндереләчәк. Моннан тыш яктырту да планлаштырыла. Тау битендә баскыч-каскадлар куелачак.
Сәрле елгасы яр буен һәм «Содовик» паркын төзекләндерү максатыннан Стәрлетамак шәһәре федераль бюджеттан 120 миллион сум акча алган. Стәрлетамак шәһәре болай да иң төзек шәһәрләр исемлегендә. Хәзер ул тагын да матурланачак.
Читайте нас: