Барлык яңалыклар

Китапханәләр заманчалаша

Авыл китапханәсен төзекләндерүгә 4 миллион, җиһазлау өчен 7,5 миллион сум акча бүленгән.

28 июльдә Туймазы районының Кандра авылында “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында төзелгән беренче модель китапханәсен ачу тантанасы була.
Башкарылган төзекләндерү эшләре һәм заманча җиһазлар ярдәмендә Кандра авылы балалар китапханәсе яңа буын учреждениесе буларак, башка форматта эшли башлый. Башкортстан республикасында беренче муниципаль модель китапханәсе барлыкка килү “Мәдәният” илкүләм проектын тормышка ашыру аркасында мөмкин булды.
2020 елда Кандра авыл балалар китапханәсен капиталь төзекләндерү үткәрүгә Башкортстан республикасы казнасыннан 4 миллион сумнан артык акча бүленде. Китапханәне җиһазлау өчен федераль һәм республика казнасыннан 7,5 миллион сум бүленгән. Акча китапханәләр фондын яңа китап басмалары белән тулыландыруга һәм заманча китапханә булдыруга юнәлдерелде.
Китапханәдә эшләү, ял итү һәм аралашу өчен уңайлы зоналар барлыкка килде, илнең әйдәп баручы мәдәният учреждениеләренең мәгълүмати ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге булдырылды. Китапханәгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр керә ала.
Бер айдан соң республикада тагын ике яңа китапханә – Благовар районының үзәк китапханәсе һәм Дүртөйле районының Әсән авыл китапханәсе ачылачак.
Башкортстанда 2024 елга кадәр “Мәдәният” милли проекты кысасында 20 яңа буын китапханәсе булдырылачак.

Фото: culture.ru
Читайте нас: