Барлык яңалыклар

Эшкуарлыккка – ирек!

Башкортстан җитәкчесе бизнеска максималь ирек бирергә кирәклеген әйтте.

Эшкуарлык буенча Башкортстан республикасының дәүләт комитеты җитәкчесе Римма Бойцова Свердловский өлкәсе бизнес-омбудсмены Елена Артюх белән эшкуарлыкның актуаль проблемалары турында фикер алышты. Күрше төбәк бизнес-омбудсмены бизнес форумда катнашу өчен Уфага килгән иде. Очрашу барышында пандемия чорында регионнарда бизнеска ярдәм итү чараларын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук әңгәмәдәшләр бизнестагы проблемаларга һәм аларны хәл итү юлларына да кагылды. Эшкуарлык көн тәртибенең иң актуаль темаларының берсе: кризистан чыгу һәм бизнесны торгызу мәсьәләсе булды
Пандемия шартларында ирешелгән тәҗрибәне исәпкә алып, бизнеска күбрәк ирек таләп ителә. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Бизнесны яклау: G2B. Партнерлык эволюциясе” форумында белдерде. Аның сүзләренчә, беренче чиратта, төзелештә нормативлар белән бәйле бөтен өлкәне “радикаль рәвештә үзгәртеп корырга” кирәк. Уңышлы пилот сыйфатында төбәк җитәкчесе Уфа янындагы йогышлы авырулар үзәген мисал итеп китерде, аның рекордлы вакытта төзелүен атады. “Клиниканы 55 көндә төзедек, – диде Радий Хәбиров. – Әгәр без барлык процедураларны, административ регламентларны үтәп барсак, без, мөгаен, хәзер генә проектлау фазасына керер идек”.
Башкортстан җитәкчесе бизнеска максималь ирек бирергә кирәклеген әйтте.

Фото: 02.mchs.gov.ru
Читайте нас: