Барлык яңалыклар

Алар нык кирәк

Башкортстанга өр-яңа компьютер томографлары кайтартылды. Коронавирус инфекциясе белән авыручыларга аларның ярдәме зур булачак. Бер аппаратның бәясе – 50 миллион сум тирәсе, алар 8 шәһәр һәм районга җибәрелде.

Башкортстанның сигез хастаханәсенә өр-яңа компьютер томографлары тапшырылды, алар яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан федераль бюджет акчасына сатып алынган һәм "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруны күздә тота.
"Canon" фирмасының яңа 80-киселешле компьютер томографы Кумертау шәһәр хастаханәсенә бирелде. Аның бәясе – 50 миллион сум тирәсе. “Аппарат югары төгәллектәге күләмле сурәтләр алырга һәм патологик процессның урынын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Яңа аппаратны терапевтик корпус базасында коронавирус инфекцияле пациентлар өчен тәгаенләнгән инфекцион госпитальгә урнаштырдылар. Әлеге аппаратта COVID-19 диагнозы куелган пациентларны, шул исәптән Кумертау медицина округында яшәгән авыруларны тикшерү планлаштырыла.
Компьютер томографлары шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләре хастаханәләренә, Бөре, Ишембай, Баймак, Дүртөйле район хастаханәләренә кайтартылды.
Чыганак: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: