Барлык яңалыклар

Яңа корпус ачыла

Уфада бер айдан Республика онкодиспансерының яңа корпусын ачу тантанасы узачак.

Уфада бер айдан Республика онкодиспансерының яңа корпусын ачу тантанасы узачак. Бу хакта “Сәламәтлек сәгате”ндә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Яңа корпусны проектлау 2012 елда ук башланган иде. Тугыз катлы бинаның мәйданы 20 мең квадрат метрдан артык мәйданны тәшкил итә. Биредә 240 ятакка исәпләнгән стационар, сменага 450 пациент кабул итәргә сәләтле поликлиника, лор-онкология, гинекология, урология, маммология, торакоабдоминаль бүлек урнашачак. Объектның проект бәясе – 1,7 млрд сум.
Яңа корпусны сафка кертү, шулай ук Амбулатория онкология ярдәме үзәкләрен ачу (ЦАОП) онкоавырулар белән бәйле вәзгыятьне яхшыртырга тиеш. Узган ел ярым эчендә андый үзәкләр Кумертау, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Белорет, Бәләбәй һәм Уфада ачылды.
Бүген төбәктә вафат булучыларның 15 процентына яман шеш диагнозы куелган булган, яман шеш үлем сәбәпләре исемлегендә икенче урынны алып тора.
“Өстәмә рәвештә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында муниципалитетларда онкоавыруларны дәвалау өчен дару терапиясе филиалларын ачабыз, – дип хәбәр итте Максим Забелин. – Июльдә генә, гомуми алганда, Бәләбәйдә, Мәсәгуть, Нефтекама һәм Сибайда 100 койка булдырдык. Бу – пациентларга, Уфага килү кыенлыкларын кичермичә, яшәгән урынында дәваланырга мөмкинлек бирә”.
Радий Хәбиров әйтүенчә, Республика халкы өчен югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге арттырыла. “Башка өлкәләрдә дә, мәсәлән, стоматологиядә дә, эшне дәвам итәргә кирәк. "Взлетай!" проекты кысаларында без зур мәктәпләрдә стоматология кабинетлары оештырдык. 1 сентябрьдә аларның барысы да укучыларны кабул итәргә әзер булырга тиеш”, – диде Башкортстан башлыгы.
1 августтан республикада мобиль сәламәтлек поездлары эшен яңартырга әзер, алар, эпидемиологик шартлар мөмкинлек бирсә, ерактагы торак пунктларга җибәреләчәк.
Читайте нас: