Барлык яңалыклар

Ябалакларга бәхет елмайды

300 кешегә 28 миллион сумлык...

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында 300 урынга исәпләнгән яңа авыл клубы төзелә.
Клубтан тыш әлеге бинада китапханә һәм балалар музыка мәктәбе дә урнашачак. Проектның смета бәясе 28 миллион сумнан артып китә.
Ябалак авылында яңа клуб барлыкка килү Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Бинаны төзү агымдагы елның апрелендә башланды. Файдалануга тапшыру ноябрь аена планлаштырылган. Хәзерге вакытта төзүчеләр диварларны салалар, түбә ябу эшләре белән шөгыльләнәләр. Бер үк вакытта клуб, музыка мәктәбе һәм китапханә өчен кирәкле җиһазлар, мебель һәм музыкаль инструментлар сатып алына.
Без куелган бурычны вакытында үтәрбез дип ышанам, — дип белдерде Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин. — Моның өчен барлык нигезләр дә бар. Төзелеш материаллары һәм квалификацияле кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Һава торышы да төзүчеләргә тоткарлыксыз, тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирә”.
Читайте нас: