Барлык яңалыклар

Матур булачак

Бабич туган авылда мәдәният йортын яңарталар.

Дүртөйле районының Әсән авыл мәдәният йортын яңартуны күптән көтәләр. Чөнки биредә бөтен гаиләң белән вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкин булачак. Бию залы, тренажерлар, балалар өчен уен бүлмәсе, шулай ук яңа буын китапханәләре булдыру планлаштырыла.
Подрядчылар инде түбә эшләрен төгәлләгән, хәзер фасадны җылыту, керамогранит белән тышлауга тотынганнар, идән җәясе һәм яктырткычлар урнаштырасы гына калган. Бинаны масштаблы капиталь төзекләндерүдән тыш, учреждение тулысынча яңартылган матди-техник базага ия булачак һәм заманча мәдәният үзәгенә әвереләчәк. Югары тизлекле интернетка ия булачак китапханәне җиһазландыруга гына да 7,5 миллион сум киткән.
Төп эшләр 1 августка инде тәмамланырга тиеш. Авыл мәдәният йортын ачу тантанасы сентябрь ахырына планлаштырылган.
Әсән авыл мәдәният йортының реновациясе "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза. Гомумдәүләт проектлары Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм илебез иминлеген ныгытуга юнәлтелгән.
Читайте нас: