Барлык яңалыклар

Фатих Кәримнең туган авылында

Бишбүләк районының Ает авылында меңнән артык кеше яши.

Авылның 1973 елда төзелгән клубы бинасы күптән төзекләндерүгә һәм җиһазландыруга мохтаҗ иде. Бүген анда масштаблы төзекләндерү эшләре бара.
Әлеге вакытка бинаның тышы яңартылган, диварлар ныгытылган, яңа түбә җыелган, инженерлык инфраструктурасы, канализация, коммуникацияләр алмаштырылган, төп сәхнә һәм тамашачылар залы тулысынча яңартылган, китапханә, уен бүлмәләре, заманча җиһазландырылган.
Ает күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең туган авылы, анда әдипнең йорт-музее эшли. Узган елда аны зурайту һәм төзекләндерү эшләре үткән иде. Авылда башка күренекле кешеләр дә туып үскән. Шулар арасында профессор, юридик фәннәр докторы, 2000-2003 елларда Башкортстан республикасы Президенты Хакимияте җитекчесе булып эшләгән Илдар Гыймаев та бар. Әлеге төзекләндерелгән бинада аның исемендәге музей да урнашкан.
2019 елның ноябрендә башланган эш “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарыла. Бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 22,3 миллион сумнан артык. Төзелеш эшләрен тәмамлау июль ахырына билгеләнгән.
Киләчәктә биредә барлык яшьтәгеләр өчен фольклор, вокал, хореография, декоратив-гамәли һәм инструменталь иҗат юнәлешләре буенча түгәрәкләр эшләячәк.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: