Барлык яңалыклар

Алдагы ун елда безне ни көтә?

Төп биш юнәлеш билгеле.

Владимир Путин видеоконференция режимында Стратегик үсеш һәм Гомумдәүләт проектлар советы утырышын уздырды. Стратегик үсеш һәм Гомумдәүләт проектлар буенча совет Президент каршындагы киңәшү органы булып тора.
Президент, киңәшмәне башлап, шуңа аеруча басым ясады: барлык карарларның, планнарның, программаларның үзәгендә кеше булырга тиеш. Гаиләләрнең мәнфәгатьләре, иминлеге – беренче урында.
Тәүдә, коронавирус белән бәйле вәзгыятьне күздән кичереп, шактый кыска вакыт эчендә гаиләләргә, предприятие һәм оешмаларның хезмәткәрләренә, гражданнар һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа механизмнары эшләтеп җибәрелде, кайбер илләрдәге кебек, эшсезлекнең кинәт артуына юл куелмады, дип билгеләде.
Аннан инде ил үсешенең системалы бурычларын хәл итүнең төп механизмын, ягъни гомумдәүләт проектларын, җентекләп карарга тәкъдим итте. Һәм алдагы ун елга, ягъни 2030 елга кадәр, ил үсешенең төп биш юнәлешен ачыклады.
Беренчесе – халыкны, кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау.
Икенчесе – сәләтләрне тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлекләрен арттыру.
Өченчесе – яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру.
Дүртенчесе – кешеләрнең лаеклы, нәтиҗәле хезмәте һәм уңышлы эшкуарлык өчен шартлар булдыру.
Бишенчесе – санлы трансформация үткәрү, ягъни санлы технологияләрне барлык өлкәләргә җәелдерү.
Киңәшмәдә катнашучылар коронавирус пандемиясе шартларында катырак бюджет чикләүләре шартларында эшләргә туры киләчәген әйтте. Базарның аерым сегментлары үссә дә, икенче яктан, яңа чикләүләр барлыкка килгән, икътисадый үсеш акрынайган, берләштерелгән бюджетның керемнәре кыскарган. Алга таба хәрәкәт темпларын билгеләгәндә моны игътибарга алмый булмый. Шуңа күрә гомумдәүләт проектлары куйган максатларга ирешү вакытын да озайтырга кирәк була. Әлегә алар 2024 елга кадәр исәпләнгән иде.
Читайте нас: