Барлык яңалыклар

Демография – көнүзәк мәсьәлә

Туган Башкортстаныбызда сау-сәламәт һәм яхшы итеп яшик, ә балалар – тормыш гөлләре!

Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры, вице-премьер Ленара Иванова, Башкортстанда туучылар санының кискен кими баруын туктатып булды, дип белдерде.
Быел Башкортстанда 40 меңләп сабый туар дип көтелә. 2020 елның беренче яртыеллыгында, Юстиция эшләре буенча БР Дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, туу турында 20278 акт теркәлгән. Ләкин бу сан узган елның гыйнвар-июнь айларына караганда 613кә кимрәк.
Шуңа карамастан, 2017 елдан соң беренче тапкыр республикада гаиләләрдә өченче балалар туу арта. Бу елның дүрт аенда, 2019 елның гыйнвар-апреле белән чагыштырганда, өченче балалар 2 процентка диярлек күбрәк туган. Шулай ук дүртенче һәм аннан соң туучы балалар саны күбәйгән.
Башкортстанда халык санын арттыру өчен күрелә торган чаралар "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ленара Иванова әйтүенчә, демография күрсәткечләрен яхшырту өчен эш берничә юнәлештә бара. Бу – репродуктив сәламәтлек, миграцияне тоткарлау, инфраструктураны үстерү, шулай ук балалы гаиләләрнең уңай образын формалаштыру.
“Демография” гомумдәүләт проекты балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтә (2020 елда 6,2 миллиард сум бүленә), өч яшькәчә балалар өчен мәктәпкәчә мәгарифне оештыруда хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәмләшә (2020 елда 4,1 миллиард сум) һәм өлкәннәргә медицина-профилактик тикшеренүләре кебек мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә.
Ленара Иванова шуны да хәбәр итте: “Демография” гомумдәүләт проекты 2020 елда 3890 урынлык 24 балалар бакчасы ачарга мөмкинлек бирә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә беренче балага 2020 елдан башлап икеләтә арттырылган пособие – 9789 сум түләнәчәк.
Сентябрьдән уфалылар шәхси балалар бакчаларына урнашу мөмкинлеге бирүче “Мәктәпкәчә мәгариф сертификаты"на ия була алачак. Моңарчы мондый тәҗрибә Стәрлетамакта гына бар иде.
Республика башлыгы Радий Хәбиров августта демография мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрергә йөкләмә бирде.
Читайте нас: