Барлык яңалыклар

Башкортстанда матур урыннар күп

Башкортстанда Русия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре, шулай ук “Маршрут төзелгән” дип аталган проектын оештыручылар булып китте.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Русия Федерациясенең табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Елена Панова, БМОның игелекле ихтыяр илчесе, Дәүләт думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Фетисов, Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Борис Беляев “Башкортстан” милли паркында булдылар. Биредә “Экология” милли проекты кысаларында оештырылган милли парк объектлары буенча экскурсияләр узды. Кунаклар Куперля шарламасы, шулай ук Кутык-4 һәм Сумган мәгарәләрен карадылар. Шулай ук чара кысасында республикада экологик туризмны үстерү перспективалары турында фикер алышу узган. Бу хакта Русия Федерациясе Табигать министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: