Барлык яңалыклар

Жуковога ни җитми?

Уфа тирәсендәге авылларда шәхси йортлар яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек ишәя. Бер яктан – күңелле хәл. Икенче яктан, аларда социаль һәм мәдәни объектлар төзелеп өлгерәме соң? "Кече Ватан мәдәнияте" проекты координаторлары Жуково авылына нигә килгән?

Уфа районы башлыгы Вилорий Угаров әйтүенчә: «Уфа районы бик интенсив үсә, алты ел эчендә халык рәсми рәвештә 30 меңгә артты. Хәзер 12 социаль объект төзелә – мәктәпләр, балалар бакчалары. Әмма 12 торак пунктта әлегә клуб юк – бу проблема".
Жуково авылы да – республиканың тиз үсә торган авылларының берсе, күп кенә уфалылар биредә "Үз йортым" программасы буенча торак алган. Биредә әле 4 мең кеше исәпләнә, авылда балалар һәм яшүсмерләр күп. Җирле халыкның тулы кыйммәтле тормышы өчен заманча социаль объектлар таләп ителә. Әлегә авыл халкы яңартылган мәдәният йорты ачылуын түземсезлек белән көтә. Ул “Бердәм Русия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проектына кертелгән. Мәдәният йортына 1,6 млн сум бүлеп бирелгән (федераль бюджеттан – 1,3 млн һәм республика бюджетыннан – 187 мең, җирле бюджеттан – 82 мең сум). 512 мең сумлык тавыш сәхнә җиһазлары сатып алуга аукцион үткәрелгән, 597 мең сумлык Bugari Armando баянын сатып алуга килешү төзелгән. Шулай ук компьютер аппаратурасын сатып алу һәм экономия хисабына тавыш, сәхнә җиһазларын комплектлаштыру планлаштырылган.
Әмма Жуково Мәдәният йорты икенче кварталда планлаштырылганны төгәлләргә өлгермәгән. Кураторлар һәм "Кече Ватан культурасы" проектының Иҗтимагый советы әгъзалары, Александр Кузьменко җитәкчелегендә, ситуацияне хәл итү өчен, Уфа районына килделәр. Рейдта Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев та катнашты.
«Бүгенге көнгә «Кече Ватан мәдәнияте» проекты буенча касса үзләштерүе безнең республикада 97 процент тәшкил итә, бу – бик яхшы күрсәткеч. Быел без тизләтелгән темплар белән барабыз –әйтик, 26 июньдә Күгарчен районында яңартылган авыл мәдәният йорты ачылды, – дип сөйләде "Башинформ" агентлыгына проект координаторы, БР парламенты вице-спикеры Эльвира Аеткулова. – Әмма методологик ярдәмгә мохтаҗ районнар бар. Уфа районы артта калучылар арасында булып чыкты, шуңа күрә без, Иҗтимагый совет әгъзалары, вәзгыятьне төшенү өчен килдек. Бүгенге көндә проблемалар хәл ителде, өченче кварталда Уфа районы проектны тормышка ашырыр, һәм Жуково авылы клубында яңа аппаратура барлыкка килер, дип өметләнәбез".
Әлегә җирле мәдәният йорты вакытлыча бинада урнашкан, монда ремонт эшләре бара.
«Безнең авыл җирлеге өчен бу мәсьәлә бик актуаль, беренче номерлы проблема. Мәктәп төзелде, 1 сентябрьгә тапшырыла. Балалар бик күп, ә иҗат белән шөгыльләнергә әлегә урын юк, –ди авыл хакимияте башлыгы Алексей Щекатуров.
Жуковода яңа мәдәният йорты төзү проекты хәзер дәүләт экспертизасы уза. Биредә яңа клуб төзү, Зубово һәм Рус Юрмашындагы кебек үк, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында планлаштырылган. Яңа мәдәният йорты авыл хакимияте бинасы янында урнашачак. Төзелеш өчен территория әзерләнә, моның өчен һәйкәл күчереләчәк һәм янган иске йортны сүтәчәкләр. Яңа мәдәният йорты төзелешен киләсе елда гына башлау мөмкин булса, сәхнә җиһазлары һәм ансамбль өчен яңа баянны жуковлылар бу елның өченче кварталында ук алырга өметләнәләр.
Чыганак: bashinform.ru/news.
Читайте нас: