Барлык яңалыклар

Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур

Кадрларга булган ихтыяҗны бәяләү, кирәкле һөнәрләр, вазыйфалар һәм белгечлекләр буенча һөнәри белем алу кирәклеген ачыклау өчен сораштыру уздырылды.

Урта һөнәри белем һәм һөнәри белем бирүне таләп итүче эшче һөнәрләр һәм вазыйфалар өчен ихтыяҗ зур.
Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча, “Мәгариф” милли проекты кысаларында, урта һөнәри белем һәм һөнәри белем таләп итүче эшче һәм перспективалы һөнәрләрне билгеләү буенча бөтенрусия онлайн-сораштыру үткәрелде. Тикшеренү хезмәт базарындагы үзгәрешләр, пандемия һәм кризис күренешләре белән бәйле рәвештә үткәрелде.
Алынган нәтиҗәләр оешмаларның квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗын бәяләү, урта һөнәри белем һәм кирәкле һөнәрләр, вазыйфалар һәм белгечлекләр буенча һөнәри белем алу кирәклеген бәяләү өчен файдаланылачак. Элегрәк, 2019 елда хезмәт институтында үткәрелгән тикшеренүдә Русиянең барлык төбәкләреннән 27 мең оешма катнашкан иде. Мәгълүматларны эшкәртү нәтиҗәләре буенча төзелгән исемлек 1000нән артык эшче һәм урта звено белгечләреннән гыйбарәт. Ул чакта иң кирәкле һөнәрләр арасында пешекче, педагог, юрист, сатучы-кассир, социаль эш буенча белгеч, шәфкать туташы, бухгалтер, машина йөртүче, фармацевт аталган иде. Агымдагы елда узган сораштыруга йомгак ясалмаган, чөнки ул 10 июль генә тәмамланды.
Фото: beladm.ru
Читайте нас: