Барлык яңалыклар

Мәләвезгә туристлар агылырмы?

Мәләвез районындагы “Башкортстан” милли паркында яңа экомаршрутлар тәкъдим ителәчәк.

Башкортстанның Мәләвез районындагы “Башкортстан” милли паркында, шулай ук Оренбург өлкәсенең “Оренбургский” тыюлыгында 12 һәм 13 июльдә яңа экомаршрутлар тәкъдим ителәчәк. Алар Русия Табигать министрлыгының “Маршрут төзелгән” дип аталган масштаблы акциясе кысаларында оештырыла.
Яңа экологик маршрутларны тәкъдим итүдә Русия Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Елена Панова, БМОның игелекле ихтыяр илчесе, Дәүләт думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Фетисов, шулай ук “Рус радиосы”ның популяр алып баручылары катнашачак.
12 июльдә “Оренбургский” тыюлыгында, 13 июльдә “Башкортстан” милли паркында эко-маршрутны тәкъдим итү булачак.
– Милли парк территориясе буенча сәфәр программасында берничә экскурсия планлаштырылган. Кунакларга “Многоликая Куперля” туристик маршрутын, шулай ук “45 квартал” экокемпингындагы яңа объектларны, Нөгеш сусаклагычы ярындагы “Биек-тау” экосукмагын да күрсәтәчәкләр. Барлык инфраструктура биредә “Экология” илкүләм проекты кысаларында төзелә, – дип белдерде “Башкортстан” милли паркының матбугат секретаре Олеся Арамелева.

Башинформ фотосы.
Читайте нас: