Барлык яңалыклар

Иске Сибайда яңа мәктәп булачак

30 ел хезмәт иткән Иске Сибай мәктәбе 2019 елның кышында авария хәленә килгән, бинаның диварларында ярыклар пәйда булган.

Баймак районының Иске Сибай авылында иске мәктәп урынында 375 урынлы яңа бина төзелә.
Бәясе 363,5 млн сум булган контрактны Уфа "Империя" ҖЧҖе алган. Объект Республика адреслы инвестиция программасына кертелгән. 30 ел хезмәт иткән Иске Сибай мәктәбен 2019 елның кышында авария хәлендә дип таныгач, укучыларны Сибайга йөртә башлаганнар. Мәктәп бинасы белән проблемалар 2011 елда ук барлыкка килгән: стенада ярыклар пәйда булган.
Яңа мәктәп 2021 елда төзелергә тиеш. Башкортстанның Төзелеш буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, дүрт катлы бина иске мәктәп урынында төзеләчәк. Төзүчеләр инде биналарны сүтеп бетереп киләләр, параллель рәвештә төзелеш мәйданчыгын әзерлиләр һәм материаллар алалар.
Яңа мәктәпнең мәйданы 8 мең кв. м тәшкил итәчәк. Сыйныф кабинетларыннан, спорт залыннан, ашханәдән һәм ярдәмче бүлмәләрдән тыш, зур актлар залы, блок-модульле котельный бар.
Ял итү зонасында хәрәкәтле уеннар өчен өч мәйданчык һәм ял өчен ике мәйданчык урнашачак. Физкультура-спорт зонасында ике баскетбол, шулай ук волейбол, футбол һәм җиңел атлетика мәйданчыклары урнаштырылачак.
2020 елда илкүләм проектларны һәм РАИПларны гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук социаль әһәмияткә ия объектларны төзү планы нигезендә республикада 46 объект (шуның 27се – "Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча) төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Читайте нас: