Барлык яңалыклар

РБКХдә яңа аппарат

Аның ярдәмендә корсак куышлыгы, бөер, баш мие, сөяк-буын системасы һәм кече оча органнары авыруларына диагностика үткәрергә мөмкин булачак.

Балаларның сәламәтлеген кайгырту – җәмгыятебез алдында торган иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу җәһәттән республикабызда байтак эшләр эшләнә. Мисалга, яңарак Республика балалар клиник хастаханәсенә (РБКХ) яңа ультратавыш диагностик аппараты кайтты.
Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу аппарат датчикларның оптималь җыелмасы белән җиһазландырылган һәм киң тикшеренүләр спектрын уздыру мөмкинлеге бирә. Аның ярдәмендә корсак куышлыгы, бөер, баш мие, сөяк-буын системасы һәм кече оча органнары авыруларына диагностика үткәрергә мөмкин. Logiq e R8 югары класслы портатив ультратавыш сканерын ашыгыч ярдәм күрсәтү, амбулатор шартларда да куллану уңайлы булачак.
Медицина учреждениеләренә даими рәвештә махсус җиһазлар кайтартылу "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”на таянып 12 гомумдәүләт проекты кабул ителгән иде. Алар Русия Федерациясе халкының матди һәм рухи хәлен яхшыртуны, тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерүне максат итеп куя.
Читайте нас: