Барлык яңалыклар

Иглин шомара

2024 ел ахырына кадәр илкүләм проектларның гомуми бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә.

Иглин авылында юлчылар Максим Горький урамында төзекләндерү эшләрен төгәлләделәр. Башкортстан Республикасының Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, алар иске катламны кисеп, яңа асфальт, юл читенә вак таш салганнар, ике тукталыш павильоны һәм яңа юл билгеләре урнаштырганнар, шулай ук тимер юл коймаларын яңартканнар. Азактан юл тамгасы төшергәннәр. “Без район үзәгенең иң күп йөкләнешле урамнарының берсен тәртипкә китердек, – ди Иглин районы хакимияте башлыгы Николай Самойленко. – Монда көн саен йөзләгән, кайчагында меңләгән машина үтә, пассажир автобуслары йөри. Иглинлылар хәзер яңа, сыйфатлы асфальт буенча йөрүләренә бик шат”.
Контрактның гомуми бәясе 18 миллион сум тәшкил иткән. Авылда юл эшләре “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында башкарылды.
Милли проектлар – 2024 елга кадәр ил үсешенең Русия Президенты Владимир Путинның май Указында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләре булып тора. Хәзерге вакытта Русиядә 13 милли проект тормышка ашырыла. Алар арасында “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Демография”, “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге”, “Фән”, “Санлы икътисад”, “Урта һәм кече эшкуарлык һәм эшкуарлыкка ярдәм”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, шулай ук магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планы кергән.
2024 ел ахырына кадәр илкүләм проектларның гомуми бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә.
Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: