БР тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева Башкортстанда экспортерлар өчен ике яңа проект эшләнә, дип хәбәр итте.
Алар «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә куелачак. Нәтиҗәдә, республикада экспорт эшчәнлеген үстерү һәм экспортка юнәлтелгән предприятиеләргә ярдәм итү мөмкин булачак.
“Бу ике яңа проектның берсе "Хәләл" продукциясен тышкы базарларга чыгаруга кагыла. Икенче проект – «Ашыгыч экспорт ярдәме» – халыкара товар әйләнеше процессларына төбәкнең җәлеп ителүен һәм төбәк экспорт потенциалын үстерү мөмкинлекләрен бәяләү өчен эшләнә”, – дип аңлатты Маргарита Болычева. Бу проектлар республика товарларын чит ил базарларына чыгару һәм экспортны диверсификацияләү өчен потенциаль экспортерларны ачыклауга юнәлтелгән.
Аерым алганда, Башкортстан әлегә экспортерларга республика бюджетыннан берьюлы өч төрле финанс ярдәме күрсәтә. Алар арасында – логистик чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия, халыкара сертификацияләү буенча чыгымнар өлешен каплауга субсидия һәм ярдәмнең яңа төре –«экспорт кэшбэгы» (үтәлгән экспорт контрактының 10% күләмендә грант) кебек чаралар бар.