Барлык яңалыклар

Миллионнар белән ярдәм

Ярдәм 85 милллион сум күләмендә.

Башкортстан хөкүмәте, республика экспортерларына ярдәм итү өчен, 85 милллион сум күләмендә өстәмә лимитлар ачарга планлаштыра. Алар экспортка җибәргәндә товарларны транспортлау белән бәйле чыгымнарны өлешчә каплау өчен бирелә. Бу хакта дүшәмбе көнне республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитеты башлыгы Маргарита Болычева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Башкортстан экспортын үстерү буенча төбәк проекты кысаларында өстәмә рәвештә бүлеп бирелә торган 85 миллион сумның 55 миллион сумына предприятиеләрдән гаризалар алынган да инде.
Элегрәк экспортер-предприятиеләргә ярдәм итү өчен, тулаем алганда, әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 100 миллион сум бүлеп бирелгән иде. Аларның 80 миллион сумы товарларны экспортка транспортлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән.
“Хәзерге вакытта барлыгы 32 компания белән 41 килешү имзаланды. Бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү 100% тәшкил итте”, – дип ассызыклады Маргарита Болычева.
“Башкортстан Республикасында экспортны үстерү” региональ проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: infosotka.com
Читайте нас: