Барлык яңалыклар

Стәрлетамак юллары тигез булыр

Төньяк авылына, Заливной бистәсенә илтүче юл, Услыбаш авылыннан Стәрлетамак – Раевка трассасына кадәр ара, Преображеновка – Кунакбай юлы төзәтеләчәк.Фотода: Стәрлетамак район сабантуеннан бер күренеш (архив фотосы).

Һәркем юлларның тигез, төзек, имин булуын тели. Хәзерге вакытта бигрәк тә. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты русиялеләрнең бу теләген тормышка ашыруда бик яхшы бер ярдәм булып тора. Мәсәлән, әлеге гомумдәүләт проекты Стәрлетамак районында да юлларны төзекләндерүгә үз өлешен кертәчәк.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында бу сезонда алты объект ремонтланачак. Шушы көннәрдә подрядчы Төньяк авылына килү юлларын ремонтлап бетерәчәк. Монда асфальтлы катнашмадан тигезләүче катлам булдырылган, асфальт-бетон катнашмасыннан өслек ясалган. Хәзер юлчылар 10 см калынлыктагы юл читләрен ныгытуны тәмамлыйлар. Эшне Юл хуҗалыгы идарәсенең техник күзәтчелек комиссиясе кабул итәчәк.
Шулай ук Стәрлетамак районында федераль акчаларга Заливной бистәсенә илтүче юлны ремонтлаячаклар, Услыбаш авылыннан Стәрлетамак – Раевка трассасына кадәр ара, Преображеновка – Кунакбай юлы төзәтеләчәк.
Гомумдәүләт проектлары Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм илебез иминлеген ныгытуга юнәлтелгән.
Читайте нас: