Барлык яңалыклар

Уфада япон коралы

Мәктәп скрипка, баян, аккордеон, кыл-кубыз, думбыра, курай кебек коралларга да баеды.


“Мәдәният” гомумдәүләт милли проектын тормышка ашыру кысаларында Уфада балалар музыка мәктәпләрен музыка кораллары белән тәэмин итү дәвам итә. Шушы көннәрдә башкаланың Әдһәм Искужин исемендәге 9нчы санлы балалар музыка мәктәбе Япониядә җитештерелгән Kawai рояле һәм пианиносы белән тулыландырылды.
Әдһәм Искужин исемендәге 9нчы санлы балалар музыка мәктәбендә 350дән артык укучы шөгыльләнә. Алар арасында Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы стипендиатлары булган балалар да бар. Мәктәптә музыка юнәлеше буенча уку йортларына укучыларның киләчәктә укырга керүенә юнәлдерелгән профессиональ программалар уңышлы тормышка ашырыла.
“Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында быел 9нчы санлы балалар музыка мәктәбе шулай ук яңа скрипка, баян, аккордеоннар, кыл-кубыз, думбыра, курай кебек башкорт халык кораллары һәм укыту-мәгълүмат кулланмалары да сатып алынган.
Тиздән, яңа уку елында, музыка мәктәбе укучылары инструментларны рәхәтләнеп үзләре сынап карый алачак.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: