Барлык яңалыклар

Уфа юлларын карыйлар

Бессонов урамының бер өлеше ябылып торачак. Кайда һәм кайчанга кадәр?

Уфада Бессонов урамының бер участогы тулысынча ябылып торачак. Ягъни 2 нче йорттан алып Завод урамы чатына кадәр автомобильләргә үтү тыела. Чикләүләрнең вакыты бу елның 3 июленнән 24 июленә кадәр булыр, дип планлаштырылган. Өч атнада юлның бу өлешендә төзекләндерү мәшәкатьләре тәмамланыр дип көтелә. Моның өчен юлчылар ал-ял белми хезмәт куячак, бөтен тырышлыгын салачак.
Уфа шәһәре хакимияте белгечләре хәбәр итүенчә, бу чара Башкортстаныбыз башкаласының Комсомол магистраль урамын реконструкцияләү белән бәйле икән. Билгеле булуынча, анда да юл эшләре алып барыла. Ә инде Һәдия Дәүләтшина бульварыннан Урман хуҗалыгы (Лесотехникум) урамына кадәр 3,84 километр озынлыктагы участок «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Подрядчылар былтыр, ягъни 2019 елда, эшкә керешкән иде. Төзү-төзәтү эшләре шактый озак бармакчы – 2021 ел ахырына кадәр.
Гомумдәүләт проектлары Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм илебез иминлеген ныгытуга юнәлтелгән.
Читайте нас: