Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча региональ проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә берьюлы берничә эре хастаханәне яңадан җиһазландыру планлаштырыла. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге заман медицина җиһазларын алучылар арасында Уфаның 21нче санлы шәһәр клиник хастаханәсе, Октябрьский шәһәренең 1нче санлы шәһәр хастаханәсе, шулай ук Сибай һәм Нефтекама шәһәр хастаханәләре бар.
Федераль бюджет акчасына барлыгы 13 берәмлек медицина җиһазлары сатып алыначак. Аларның алтысы – югары технологияле, шул исәптән МРТ, КТ һәм ангиографлар алына. Хәзерге вакытта 10 берәмлек җиһаз кайтартуга алты контракт төзелгән. Моннан тыш, республика бюджеты хисабына 187 берәмлек тернәкләндерү җиһазлары сатып алу планлаштырыла.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшкә юнәлдерелгән региональ проектны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика казналарыннан быел 861,7 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шуның 670 миллион сумы федераль акчалар.
Төбәк проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.