Барлык яңалыклар

Мәскәүдән генә калышабыз

Башкортстанда кече бизнеска ярдәм арта. Әллә бизнеска китәсе инде?

Республикада кече бизнеска федераль ярдәм күләме 2019 ел белән чагыштырганда өч тапкырга арткан һәм 992 млн сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан илдә Мәскәүдән генә калыша. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә БРның эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова хәбәр итте.
229 млн сумга докапитализация үткәрү нәтиҗәсендә, Башкортстан Микрофинанс компаниясенең гомуми портфеле 822 млн сумга кадәр арткан. Шуның 224 млн сумы – федераль бюджет акчалары.
Римма Бойцова аңлатуынча, кризиска каршы чаралар актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Республиканың кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең финанс инструментлары актуальләштерелә. Аерым алганда, Башкортстан Микрофинанс компаниясе хәзер ике яңа продукт буенча эшли. Бу – банк кредитларын һәм контрактларны үтәү өчен микрозаймнарны рефинанслау.
Башкортстан эшмәкәрләренең финанс ярдәменә мөмкинлеген киңәйтү проекты кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Мәсәлән, «МСП субъектлары акселерациясе» төбәк проектының төп нәтиҗәләреннән берсе – «Минем бизнес» үзәге эше, анда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына төрле каналлар буенча консультация хезмәтләре күрсәтелә. Боларга кайнар линия телефоны, социаль челтәрләр, Башкортстан Республикасының инвестицион порталы, «Минем бизнес» санлы платформасы (centerrb.ru) керә.
Фоточыганак: https://biznestur.bashkortostan.ru/presscenter/news/289124/
Читайте нас: