Оештыручылар билгеләвенчә, “Елның яшел проекты” кысаларындагы премия иң көчле урман хуҗалыкларын бүләкләү, шулай ук җәмәгатьчелекне урманнар белән идарә итү процессына җәлеп итү, җирле халык һәм хакимият органнары арасында урманнардан файдалану мәсьәләләрен уңышлы хәл итү өчен кирәк.
Башкортстаннан тыш, проектта Әстерхан, Воронеж, Волгоград, Вологда, Иркутск, Калининград, Кострома, Түбән Новгород, Самара өлкәләре, Бурятия, Коми, Якутия, Удмуртия, Чувашия, Карелия, Красноярск һәм Ставрополь крайлары, Еврей автономияле өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы да катнаша.
Урманнарны саклау «Экология» гомумдәүләт проектының төп максатларыннан берсе булып тора. Аның буенча 2024 елга киселгән һәм һәлак булган урманнарның барлык мәйданнарын торгызу, шулай ук урман янгыннарыннан килгән зыянны өч тапкыр киметү күздә тотыла.