Барлык яңалыклар

Малаязда шәп мәйданчык

Анда турник, урам тренажерлары, швед стенкалары, пресс тактасы, гимнастика эскәмияләре, туп өчен мишеньнәр, тагын әллә нәрсәләр бар.

Башкортстанда 2019 ел ахырында берьюлы егерме районга, шул исәптән Салават районына да, ГТО мәйданчыкларын төзү өчен финанс средстволары бирелгән иде. Әлеге мәйданчыклар «Демография» гомумдәүләт проектына караучы «Спорт – тормыш нормасы» региональ проекты кысаларында төзелә.
ГТО нормаларын тапшыру өчен тренажерлары булган яңа мәйданчык Малаяз авылы паркында урнашкан. Җиһазлар комплектында турник, урам тренажерлары, швед стенкалары, пресс тактасы, гимнастика эскәмияләре, туп өчен мишеньнәр һәм башкалар бар. Мәйданга резин өслек җәелгән. Янәшәдә эскәмияләр куелган. Спорт җиһазларының сакланышын тәэмин итү өчен видеокүзәтү урнаштырылган.
Район үзәгендә спорт мәйданчыгы балалы гаиләләр өчен популяр ял итү урынына әверелгән дә инде. Салават районы хакимияте вәкилләре әлеге комплексның районның бар халкы өчен ачык булуын ассызыклый.
Район хакимияте башлыгы Марс Кашапов әйтүенчә, Салават районында соңгы вакытта социаль объектлар актив төзелә. 2020 ел башында Малаяз авылында балалар бакчасы ачылган. Лаклы авылында һәм Янгантау авылында балалар бакчасы төзелеше бара. Район үзәгендә яшәүчеләр шулай ук бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы төзелеше башлануын түземсезлек белән көтә.
Читайте нас: